Вологда челтәрләре оста кулларында җанлана (12+)

15 нче санлы китапханәнең «Чишмә» аралашу клубында коклюшкаларда Вологда челтәре үрү остасы, күп еллык тәҗрибәсе булган профессиональ челтәр үрүче Елена Юрьевна Флюр белән очрашу узды.

IMG_20210326_124018
IMG_20210326_113308
IMG_20210326_130107
IMG_20210326_113337
IMG_20210326_115055
IMG_20210326_113611
IMG_20210326_113618

Ул – «Татарстанның 100 иң яхшы товары» республика бәйгесе лауреаты, «Мода һәм стиль» шәһәр фестивале җиңүчесе, «Хәтер кошлары» халыкара акциясендә катнашучы.
Вологда шәһәренең Халык кәсепләре губернатор көллиятен тәмамлаган, Вологданың танылган «Снежинка» челтәр үрү фирмасында эшләгән, нәселдән күчеп килгән әлеге һөнәрне дәвам иткән ханым челтәр үрүрнең барлык серләрен камил белә, шунлыктан ул югары сәнгати дәрәҗәдә зур булмаган көнкүреш әйберләре дә, декоратив паннолар да ясый. 
Елена Юрьевнаның иҗаты күптөрле. Останың һәр эшендә куллар җылысы саклана, аларда кыю сәнгати уйлар чагылдырыла. Хәзерге вакытта ул «КАМАЗ» мәдәният йортының «Җанлы традиция» Үзәгендә челтәр үрү буенча түгәрәк алып бара. Елена Юрьевнаның шәкертләре Россиянең башка шәһәрләреннән дә килә. Чара кунагы үзе турында сөйләде һәм коклюшкаларда челтәр үрү техникасы буенча мастер-класс уздырды. Вологда җиренең мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен үзенә җыйган әлеге күркәм кәсепнең тарихына кереп чумарга «Вологодское кружево» документаль фильмы ярдәм итте. Ул Вологда челтәре музее турында сөйләде. Ә «Кружевница» фильмы челтәр үрү тарихы белән таныштырды. Укучыларны гаҗәеп һөнәр серләренә төшендерер өчен, «Вологда челтәре – Россиянең мәдәни мирасы» күргәзмәсе әзерләнде, ул бу теманы тулырак үзләштерергә тәкъдим итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: